Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Яшел Үзән төбәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар зур активлык белән үтте
2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе
Беренче тапкыр сентябрь аенда тавыш бирдек быел. Эш вакытында тагын бер мәшәкать дип сөйләнүчеләрнең фаразы расланмады. Киресенчә, халык зур активлык күрсәтте. Көн кояшлы булып, күңелләрне матур эшләргә рухландырып торды. Авылларда халык бакча эшләрен төгәлләде, кыр эшләре дә төгәлләнү алдында, шәһәрдә исә халык авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләрендә кышка хәстәрләнде. Әлбәттә инде, күпчелек гражданлык позициясен күрсәтте.
Түбәндәге таблицадан күренгәнчә, “Бердәм Россия” сәяси партиясеннән булган кандидатлар өчен тавыш бирү нәтиҗәләре югары. Бердәм россиялеләрнең җиңүе ул татарстанлыларның “Бердәм Россия” исемлеген җитәкләүче ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, аның бердәм тупланган профессиональ командасына хөрмәте дәлиле. Республикада социаль-икътисади үсешнең тотрыклы булуы, дөнья һәм федераль дәрәҗәдәге абруе Татарстан Президенты һәм республика хөкүмәте курсының дөреслеген тагын бер кат ассызыклый.
Республикада халыкның тормышын тагын да яхшырту, яшәү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән 27 программа эшли, Яшел Үзән районында гына да күпме яңа биналар ачылды. Бакырчы, Мулла Илендә – яңа ФАП, Ключидә яңа ветеринария пункты, Олы Якедә мәдәният йорты, Яшел Үзәндә социль ипотека буенча төзелгән дүрт йорт, районда авыл һәм бистә җирлекләрендә җиде спорт мәйданчыклары төзелде. Осиновода балалар бакчасы ачылды, тагын берсе, 260 урынга исәпләнгәне, шушы көннәрдә Яшел Үзәндә ачылачак. Болар барысы да “Бердәм Россия” тырышлыгы белән, халыкның җыеннарда партиягә тәкъдимнәр буенча булдырылды. Сайлау алды кампаниясе барышында “Бердәм Россия” әгъзалары йөз илледән артык халык җыеннары уздырды. Халык җыенга конкрет тәкъдимнәр белән килде. Эшлекле тәкъдимнәрнең күбесе партиянең яңа программасына кертелде, бик күп наказлар, тәкъдимнәр буенча хакимиятнең җирле һәм республика органнарында эш алып барыла.
– Татарстан – илебездә лидер төбәкләрнең берсе. Ватанпәрвәрлек һәм горурлык хисләре гражданлык позициясен белдерү өчен зур стимул, – ди Рәмил Шакиров.
– Республика халкы милләтара һәм динара тынычлыкны сакларга тырыша. Һәм без бу хисне сайлауларда катнашып белдерәбез, – ди сүзен җөпли Габлехак хаҗи Зилаев.
Яшәү шартларын тагын да яхшырту өчен барыбызга да тагын да бердәмрәк булып яшәргә һәм эшләргә кирәклеген барыбыз да аңлыйбыз һәм киләчәк өчен тавышыбызны бирдек. Яшел Үзән районында һәм шәһәрендә сайлаулар оешкан төстә һәм тыныч үтте.
2014 елның 14 сентябрендә Яшел Үзән муниципаль районында ТР Дәүләт Советына сайлаулар нәтиҗәсе түбәндәгечә:
Сайлауларда барлыгы 126646 кеше тавыш биргән. Шәһәрдә яшәүчеләрнең – 78,3 проценты, авылда яшәүчеләрнең 85,47 проценты.
“Бердәм Россия” партиясе барлыгы 81,05 процент тавыш җыйган, КПРФ – 10,22 процент. Калган партияләр 5 процентлы барьерны үтә алмады.
Сәйдәшев бер мандатлы округ буенча, 83,88 процент тавыш җыеп, Иван Михайлович Егоров җиңеп чыкты. Ә Идел буе округы буенча җиңүне Ренат Искәндәр улы Мистахов ( 78,44 процент) яулады.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
27 июньдә «УРАМ» экстрим-паркы янә шәһәрнең иң Яшьләр ноктасы булачак!
Яшьләр көне фестивале традицион мәйданчыкта «хыял, горурлык, бердәмлек»девизы астында узачак.
Яшел Үзәндә күперне реконструкцияләү дәвам итә
Хәзерге вакытта «Казан — Йошкар-Ола» тимер юлы аша үткән юлда (Йошкар-Ола ур.) асфальтның өске катламы салынган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз