Карамалы Тау халкын ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе кабул итә.

2014 елның 20 сентябре, шимбә
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның гражданнарны урыннарда кабул итү турындагы күрсәтмәсен гамәлгә ашыру максатыннан чыгып, 23 сентябрьдә 10 сәгатьтә Карамалы Тау бистәсенең Беренче Май урамындагы 70нче йортта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко видео режимда халыкны кабул итү уздырачак. Әлеге очрашуда алкоголь эчемлекләренең законсыз әйләнешенә һәм кулланучылар базарындагы закон бозуларга кагылышлы сорауларны бирергә һәм шул ук вакытта җавабын да алырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International