Бу эшләрне башлап йөрүче КФУның ректоры Илшат Гафуров: “Мәрхүмнең нәкъ менә монда – туган җирендә, ә бу җир үзе һәм фикердәше, дусты Дмитрий Дубяго белән нигез салган Казан император университеты территориясе булып тарихка кереп калган, тынычлык табасы килгән. Һәм ул аны бүген менә шушы тантанага кайткан якыннарына үзе үлгәнче үк әйтеп калдырган булган. Василий Павловичның васыяте үтәлде” – диде.
ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев исә бу чараның Зөя кала-утравы өчен иң истәлекле чараларының берсе булуын ассызыклады. “Үз вакытында астроном галимнәр Василий Энгельгардт белән Дмитрий Дубяго бөек бер эш эшләделәр – ике ил – Россия һәм Германия фәне хезмәттәшлегенә, димәк ки, илләр хезмәттәшлегенә нигез салды”,– диде ул.
Панихидадан соң галимнең көле салынган табутны обсерваториягә алып килеп, Дмитрий Дубяго гәүдәсе яткан склепка урнаштырдылар. Шунда ук Василий Энгельгардт һәм Дмитрий Дубягога куеласы һәйкәлгә нигез ташы салынды.