Айныткыч ачылды

2014 елның 18 октябре, шимбә
Узган шимбәдә Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе территориясендә, район башлыгы катнашында, шәһәр өчен бик кирәкле яңа объект – исерек хәлдәге кешеләргә ярдәм күрсәтү үзәге ачылды.
Бу компакт бина, модульле ФАПлар тибында Азнакайның «Нефтемаш» заводында җитештерелгән. Бина сак-янгын сигнализациясе, видеокүзәтү кебек кирәкле системалар белән җиһазландырылган. Айныткычта барлыгы алты кеше эшлиячәк. Моңа кадәр исерекләрне дәваханәгә китереп, алар авыруларга һәм хезмәткәрләргә аерым проблемалар тудыра иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International