Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Куркыныч Эбола авыруыннан ничек сакланырга?
2014 елның 15 ноябре, шимбә
Соңгы вакытта Эбола лихорадкасы турында күп сөйлиләр. Африка илләрендә чәчәк атып килгән безгә таныш булмаган бу авыру меңәрләгән кешенең гомерен өзде инде. Әлеге авыру һәм аннан ничек саклану турында безгә Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Тюльпан Вафина сөйләде.
– Эбола лихорадкасы – үлемгә китерә торган көчле вирус авыруы, – дип сүзен башлады Тюльпан Вафина. – Әлеге лихорадка хәзерге вакытта Африканың үзәк һәм көнбатыш территориясендә чәчәк ата. Яшерен чоры берничә көннән ике-өч атнага кадәр җитә. Авыру кинәт башланып китә, тән температурасы күтәрелә, баш авырта, хәл булмый, косасы килә. Ангина симптомнары да була. Аннан авыру кеше коса башлый. Тышкы һәм эчке органнардан кан китә. Авыру кеше тирә-юньдәгеләр өчен бик куркыныч. Йогу механизмнары төрле булса да, һава юлы белән күбрәк йога. Бигрәк тә авыруны караучы медицина персоналы бу авыруны йоктыра.
Эболадан ничек сакланырга?
– Инфекциянең табигый чыганаклары билгеле булмагач, профилактика ысулларын уйлап чыгаруы авыр. Шулай да сакланырга кирәк. Әйтик, авыру кешене изоляцияләргә, саклагыч костюмнар, күзлекләр, перчаткалар кияргә, инструментларны дезинфекцияләргә.
Ни өчен Эбола лихорадкасы тарала?
– Эбола таралуның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, аның белән Африканың урман буйларындагы артта калган авылларында яшәүчеләр авырый. Алар гади гигиена шартларын да үтәмиләр, табибларга ышанмыйлар. Шуңа күрә андый шартларда авыру тиз тарала һәм кискен күтәрелеш чорлары булып ала.
Туристка Эбола вирусы турында нәрсә белергә кирәк?
– Авыруларны контрольдә тоту үзәге Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы белән берлектә туристлар өчен махсус белешмәлек әзерләгән. Анда берничә кагыйдә үтәү мәҗбүри шарт итеп куелган. Әйтик, вирус авырудан кан, сидек, тир һәм башкалар аша күчү сәбәпле, авыру кешеләр белән контактка кермәскә, кыргый хайваннардан сакланырга. Эбола авыруы симптомнары сизелгәндә тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә, гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
Эбола авыруы таралу сәбәпле, Үзәк һәм Көнбатыш Африкага барудан тыелып торырга киңәш ителә.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
27 июньдә «УРАМ» экстрим-паркы янә шәһәрнең иң Яшьләр ноктасы булачак!
Яшьләр көне фестивале традицион мәйданчыкта «хыял, горурлык, бердәмлек»девизы астында узачак.
Яшел Үзәндә күперне реконструкцияләү дәвам итә
Хәзерге вакытта «Казан — Йошкар-Ола» тимер юлы аша үткән юлда (Йошкар-Ола ур.) асфальтның өске катламы салынган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз