Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Казан биючеләрен өйрәтерлегегез бар
2014 елның 15 ноябре, шимбә
Яшел Үзәннең «Орфей» халык хореография коллективы шушы көннәрдә 15 еллык юбилеен билгеләп үтте. 1999 елда Елена Васильева җитәкчелегендә Горький исемендәге мәдәният сараенда урнашкан коллектив шәһәр һәм районда төпле урынын алып тора.
Бер генә чара да, бәйрәм дә алар катнашыннан башка узмый. Ә төрле бәйге-фестивальләрдә яулаган урыннарын санап бетерерлек түгел. Юбилейны исә зур концерт- тамаша белән билгеләп үттеләр. Тамашачылар, килгән кунаклар да мондый энергияле, шау-шулы, яшьлек дәрте ташып торган концертны күптән күргәне булмагандыр. Кайсы гына халык биюен башкармадылар. Сәхнә бер генә секундка да буш тормады.
Концертта студиягә яңа гына йөри башлаган бәләкәчләр дә, инде коллективның чыгарылыш биючеләре дә катнашты. Ә алар каян гына кайтмаган. Санкт-Петербург, Мәскәү, Түбән Новгород, Казан... Бу сәләтле егет-кызлар бүген кайда гына укыса да, биюгә булган мәхәббәтләрен һич кенә дә югалтмаган. Һәрберсенең дә шуның кадәр оста, бар җанын-тәнен биреп, сәхнәне дер селкетеп биюләрен күргәч, шаклар катасың, хәтта күзгә яшьләр килә. Юбилейга килгән кунаклар да гаҗәпләнүен яшермәде. Республиканың «Йолдызлык» телевизион фестивале генераль продюсеры Дмитрий Туманов үз бәясен бирде.
– Бернинди арттырусыз әйтәм, сездә Казан артистларын өйрәтерлек сәләт бар, афәрин димичә башка сүз юк сезгә.
Шулай ук район башлыгының коллективка 1 миллион сум күләмендә грант бирүе хакында күңелле хәбәрне дә җиткерде. Әйе, бүләкләр дә, матур теләкләр дә мул булды бәйрәмдә. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, үз эшенең чын остасы Елена Васильева һәм аның канаты астында шөгыльләнүче барлык балалар, егет-кызлар бу теләкләрнең барысына да лаек. Коллективка балаларын йөртүче әти-әниләр дә канәгать. Чөнки егет-кызларның урамда трай тибеп йөрергә вакыты юк. Аларның яраткан шөгыльләре бар. Юбилеең белән, «Орфей»!
Алия ГАЯЗОВА
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
27 июньдә «УРАМ» экстрим-паркы янә шәһәрнең иң Яшьләр ноктасы булачак!
Яшьләр көне фестивале традицион мәйданчыкта «хыял, горурлык, бердәмлек»девизы астында узачак.
Яшел Үзәндә күперне реконструкцияләү дәвам итә
Хәзерге вакытта «Казан — Йошкар-Ола» тимер юлы аша үткән юлда (Йошкар-Ола ур.) асфальтның өске катламы салынган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз