Укытучы профессиясе популярлаша

2014 елның 15 ноябре, шимбә
Россиядә укытучыларның хезмәт хаклары бу елның беренче яртыеллыгында 20 процентка артты. Моның турында Дәүләт Думасында РФ Мәгариф министры Дмитрий Ливанов сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.
“Мәгариф системасында хезмәт хаклары тиз арта. Узган ел ил буенча укытучыларның хезмәт хаклары 2012 ел белән чагыштырганда уртача 40 процентка артты, быелның беренче яртыеллыгында Росстат тагын 20 процентка артуын билгеләгән”, - дип сөйләде Ливанов.
Аның сүзләренә караганда, укытучы һөнәренең популярлашуының сәбәбе булып абитуриентларның шул өлкә буенча укырга керүләре тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International