Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Сабыйларның шатлыгы эчләренә сыймый
2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
Узган җомгада шәһәрдә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен әйтеп бетергесез зур бәйрәм булды. Бер көнне ике балалар бакчасы ачылды.
Зеленый Дол кварталында «Пчелка» балалар бакчасы ачылу биредә яшәүчеләр өчен көтеп алынган вакыйга. Һәр иртә, яңгырлымы, буранлы көнме ул, сабыен күтәреп Мирный бистәсендәге бакчага таудан менү мәшәкатьләрен күз алдына китерүгә, әти-әниләрнең сөенүен чамаларга мөмкин. «Пчелка» балалар бакчасы 17нче мәктәп базасында ике төркемгә яраклаштырып эшләнгән. Ясле һәм зурлар төркеменә 35 бала йөриячәк. 1 июльдә, муниципаль бюджет хисабына, төзелә башлаган бакча бүген бөтен нормативларга туры килә, педагогик штат тулыландырылган. Бакча мөдире Алсу Әхмәтҗанова белдергәнчә, бистәдә яшь гаиләләр саны арта, шулай булгач, яңа бакчада йөрергә теләүчеләр дә күп булачак.
Тантаналы чарада катнашкан ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, район башлыгы Александр Тыгин бакчага символик юллама тапшырды.
– Биредә бөтен мөмкинлекләр дә бар, калганы тәрбиячеләр, педагоглар кулында. Сабыйлар 3-7 яшьтә бөтен яклап ачыла, бу вакытны югалтмаска гына кирәк, – диде министр.
Мирный бистәсендә әллә каян үзенә җәлеп итеп торучы «Йолдызлык» балалар бакчасында сабыен йөртергә кем генә кызыкмас икән?! Үзем дә кызымны мондый яңа, якты, заманча итеп җиһазландырылган бакчага бик теләп йөртер идем. «Восход» төзелеш фирмасы, җитәкчесе Евгений Романов, әлеге зур эшкә апрель аенда керешә. РФ һәм ТР бюджеты хисабына, 130,8 млн сумга, төзелгән бина 260 урынга исәпләнелгән. 14 төркемдә яшь ярымнан алып 7 яшькә кадәрге балалар йөриячәк. Барлыгы 99 кеше эшлиячәк, шуларның 28е – тәрбияче. Никадәр яңа эш урыны дигән сүз бит бу. Бәйрәмдә катнашкан министр Энгель Фәттахов та гаҗәпләнүен яшермәде.
– Бу гади генә бакча түгел, ә хан сарае булган. Быел республика буенча 56 яңа балалар бакчасы ачтык, 10500 урын дигән сүз, ә киләсе елда 12000 урынга 70 балалар бакчасы төзелер дип торабыз. Яшел Үзәндә дә киләсе елга яңа балалар бакчасы ачылыр, – диде ул. Һәм коллективка 12 ноутбук, 3 интерактив такта,
1 проектор алу өчен сертификат бүләк итте.
Тантанада бик күп кунаклар арасында «Йолдызлык» республика фестивале генераль продюсеры Дмитрий Туманов та катнашты. «Киләчәктә әлеге бакчада сабыйлар өчен күп кенә мастер-класслар үткәрелер», – диде ул. Димәк, Яшел Үзәндә сәләтле балалар саны тагын да артачак. Бәйрәмдә бәләкәчләр җитәкче абыйларга шушындый матур бина төзеп биргән өчен, чиксез рәхмәтләрен җиткерде.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
27 июньдә «УРАМ» экстрим-паркы янә шәһәрнең иң Яшьләр ноктасы булачак!
Яшьләр көне фестивале традицион мәйданчыкта «хыял, горурлык, бердәмлек»девизы астында узачак.
Яшел Үзәндә күперне реконструкцияләү дәвам итә
Хәзерге вакытта «Казан — Йошкар-Ола» тимер юлы аша үткән юлда (Йошкар-Ола ур.) асфальтның өске катламы салынган инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз