Хыяллар белән бизәлгән чыршы

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
А.М.Горький исемендәге мәдәният үзәгендә 8 декабрьдә Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчелегенең дүшәмбе киңәшмәсе үткәрелде. Анда 5 мәсьәлә каралды. Шунда ук тантаналы төстә үзенчәлекле чыршы да ачылды.

Рәсми утырышлар үткәрелә торган бүлмәгә ямь биреп торган яшел чыршы балалар ясаган төрле уенчыклар белән бизәлгән. Уенчыкларны исә Яшел Үзән балалар йорты, Норлат балалар йорты, онкология чире белән интегүче һәм гарип балалар иҗат иткән. Билгеле, балалар Кыш бабайдан яңа ел бүләге дә өмет итә. Дүшәмбе киңәшмәсендә катнашкан җитәкчеләр әлеге чыршыдан нарасыйлар гозере язылган бүләкләр сайлап алды. Кайберләре белән без дә танышып өлгердек.

Яшел Үзән муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Фоат Шәмсиев:
– Миңа Элина исемле 3 яшьтәге гарип баланың Кыш бабайга язган мөрәҗәгате эләкте. Ул кыш бабайдан коляска өмет итә. Әлбәттә, коляска алып нарасыйны сөендерәчәкмен.

Яшел Үзәннең торак – коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Олег Анисимов:
– Миннән спорт киеме һәм планшет... Берсен – Яшел Үзән балалар йортында, икенчесен Норлат балалар йортында тәрбияләнүчегә бирәчәкмен.

«Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррире Илсөя Завилейская:
– Миңа тигән уенчыкта Анжела исемле кыз баланың теләге язылган. Аңа 14 яшь икән, үзе Яшел Үзән балалар йортында тәрбияләнә. Ул кыш бабайдан ислемай, кершән, кытай карасы, төрле кремнар өмет итә. Яңа ел кичендә кыз баланың хыяллары тормышка ашачак – бүләкләрне хәзер үк әзерләп куям.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International