Яшел Үзән көрәшчеләре медаль белән кайтты

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
Советлар Союзы герое И.А.Заварыкин истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча XXXII Бөтенроссия турниры Лениногорскийда Россия шәһәрләреннән 350 катнашучыны җыйды. Тренер Андрей Данилов сүзләренә караганда, балалар һәм яшүсмерләр спорт көрәш мәктәбенә йөрүчеләр әйбәт нәтиҗәләр күрсәткән. Адель Абишев (Васильево мәктәбе) – алтын, Рөстәм Умаров һәм Мамирҗан Азаматов ( 10нчы гимназия), Александр Хафизов һәм Егор Григорьев (1нче лицей) бронза медаль алып кайттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International