Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Наркополицейскийлар бер хәбәрне дә игътибарсыз калдырмый
2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
«Үлем саталар, хәбәр ит!» Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясенең икенче этабы барышында Яшел Үзән наркоконтроль бүлегенең ышаныч телефонына шәһәр халкыннан алты мөрәҗәгать килгән.
– Бу мөрәҗәгатьләрдә наркотикларны сату һәм куллануга бәйле фактлар турында мәгълүматлар бар иде, – дип сөйли бу хакта оперуполномоченный Светлана Крылова. – Һәр мөрәҗәгатьне оператив-тикшерү төркеме тикшерә. Мәсәлән, узган атнада ышаныч телефонына бер аноним шалтыратудан соң наркополицейскийларга тиз арада күрсәтелгән урынга барырга туры килде. Шалтыратучы хатын күрше йорт янында парковкаланган машинада адекват хәлдә булмаган егетләр утыруын хәбәр иткән иде. Чынлап та, күрсәтелгән йорт янындагы машинада ике егет табылды. Тикшерә башлагач, аларның аңсыз хәлдә булуы ачыкланды. Оперативникларга кәефләнергә яратучыларны аңга китерү өчен нык тырышырга туры килә. Соңыннан тоткарланучыларның спайс кабул итүе ачыклана. Өстәвенә, аларның берсендә синтетик наркотик та табыла.
Әлеге факт буенча аларга карата РФ Җинаятьләр кодексының 228нче матдәсенең 1нче өлеше буенча җинаять эше кузгатыла. Шуңа ярашлы рәвештә аларга 40 мең сумга кадәр яисә өч ай эчендәге хезмәт хакы яисә алар аларның башка төр табышы күләмендә штраф салынырга, яисә ике елга кадәр төзәтү эшләренә, яисә 480 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җибәрелергә, яисә өч елга кадәр ирекләре чикләнергә, яисә шул срокка кадәр ирекләреннән мәхрүм ителергә мөмкин. Наркотик матдә куллануларын ачыклау өчен бу егетләр психоневрология диспансерына җибәрелә. Тикшерү уңай нәтиҗә күрсәтсә, аларның административ җаваплылыкка тартылуы мөмкин. Ягъни РФ КоАПның 6.9нчы матдәсе буенча 4 мең сумнан алып 5 мең сумга штраф яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест салу каралган.
Белешмә
Спайс куллану билгеләре:
Галлюцинацияләр барлыкка килә. Пациентның күзенә төрле образлар күренә, тавышлар ишетелә. Аңы томалана. Кеше чынбарлык белән бәйләнешен югалта. Кайвакыт аң югалту очраклары була.
Хәрәкәтләре аңлаешсызлана. Мәсәлән, пациент аерым траектория буенча әйләнеп йөри, абынып егыла. Амнезия булырга мөмкин. Аңына килгәч, нәрсә эшләгәнен хәтерләми.
Күзләр кызару – шулай ук спайс куллану билгесе.
Экспертлар раславынча, әлеге наркотикның дозасын төгәл исәпләү мөмкин түгел. Шуңа күрә дозасы артып китүдән үлем очраклары еш күзәтелә.
Исегезгә төшерәбез: наркотиклар әйләнешенә кагылышлы җинаятьләр турында
5-55-00 ышаныч телефоны аша хәбәр итәргә була.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
июнь, 2026 ел
Яшел Үзәндә Зеленодольск муниципаль районы Советы сессиясе һәм бишенче чакырылыш Зеленодольск шәһәре Советы сессиясе узачак.
Зеленодольск шәһәрендә 10 июньдә 10.00 сәгатьтә Зеленодольск шәһәренең Мәдәни үсеш үзәге Зеленодольск муниципаль районы Советы сессиясе һәм бишенче чакырылыш Зеленодольск шәһәре Советы сессиясе узачак.
Татарстан Росреестры күчемсез милекне рәсмиләштергәндә электрон имзасыз нинди гаризалар бирергә мөмкин булуын аңлатты
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гражданнарга көчәйтелгән квалификацияле имза (УКЭП) белән имзаланмыйча ведомствога нинди электрон гаризалар бирергә мөмкин булуы турында искә төшерә.
Консультация-4 июньдә 23 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 5 июне
2026 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез яшенле яңгыр, җилнең тизлеге 15-17 м/с, локаль боз.
Яшел Үзәнлеләрне тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык турында кисәтәләр
2026 елның 19 апреленә Горький инфраструктура дирекциясенең тимер юл кичүләрендә 9 юл-транспорт һәлакәте (алга таба – юл – транспорт һәлакәте) булган, алар нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күргән, шуларның икесе-һәлак булган. Шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел дәрәҗәсенә карата 4 тапкырдан артыкка (9/2) арткан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз