Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Бәйрәм программасы
2014 елның 28 декабре, якшәмбе
Тамашалар 29 декабрьдә үк авылларда башлана. Бу көнне Норлат, Мамадыш-Әкил, Күгеш, Каратмән, Олы Яке, Олы Шырдан авылларында төрле чаралар узачак. 30 декабрьдә Мулла Иле, Норлат, Карагуҗа, Акъегет, Олы Ачасыр һәм башка бик күп авылларда бал-маскарад, концерт, күңел ачу чаралары гөрлиячәк. 31 декабрь кичендә һәр авыл мәдәният йорты бәйрәм рухына, шау-шуына күмеләчәк.
Авыллар гына түгел, бу бәйрәмдә шәһәр дә кимен куймас, мөгаен. Быел Яңа ел кичендә бәйрәм чаралары ике урында – «Авангард» стадионында һәм Мирныйдагы 9нчы лицей янындагы чыршы тирәсендә булачак. Мирныйда бәйрәм тамашасы 18 сәгать 30 минутта башланып, 21 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Ә тамашаның иң кызыгы «Авангард» стадионында булачак. Биредә 20 метр биеклектәге чыршы бизәлде, тау һәм башка әллә ниләр ясалды. Шәһәр һәм районыбызның сәнгать осталары искиткеч программа әзерләде. Төп чыршы янында бәйрәм кичке алтыда башланып китә. Экранда Яңа ел телевизион программасы трансляцияләнә. Җидедә яңа ел концерты башлана. «В лесу родилась елочка» җырының 110 еллыгына багышланган эстрада тамашасы булыр дип көтелә һәм кичке сәгать 10да – район башлыгы Александр Тыгинның бәйрәм котлавы. Инде төнге 12 туларга 10 минутта ТР һәм РФ Президентлары котлавын күрергә мөмкин булачак.
Менә шулай, күңелсезләнеп, өйдә утырырга вакыт булмас. Бәйрәм тамашалары гыйнвар каникулында да дәвам итә.
Спорт белән шөгыльләнергә яратучылар өчен аерым программа төзелгән. Ял көннәрендә диванда кырын ятып, телевизор карарга гына димәгән бит. Мәсәлән, 6 гыйнварда күгәйлеләрнең 11 сәгатьтә чаңгыда урманга барырга исәпләре. Норлатлылар исә «Кар атышы» уенына 8 гыйнварда көндезге икедә җыела.
Кадерле укучыларыбыз, киләчәк бәйрәмнәр белән барчагызны да! Якыннарыгыз белән шатланып, түгәрәк мул табын артында яңа Кәҗә елын каршы алырга язсын.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
июнь, 2026 ел
Яшел Үзәндә Зеленодольск муниципаль районы Советы сессиясе һәм бишенче чакырылыш Зеленодольск шәһәре Советы сессиясе узачак.
Зеленодольск шәһәрендә 10 июньдә 10.00 сәгатьтә Зеленодольск шәһәренең Мәдәни үсеш үзәге Зеленодольск муниципаль районы Советы сессиясе һәм бишенче чакырылыш Зеленодольск шәһәре Советы сессиясе узачак.
Татарстан Росреестры күчемсез милекне рәсмиләштергәндә электрон имзасыз нинди гаризалар бирергә мөмкин булуын аңлатты
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гражданнарга көчәйтелгән квалификацияле имза (УКЭП) белән имзаланмыйча ведомствога нинди электрон гаризалар бирергә мөмкин булуы турында искә төшерә.
Консультация-4 июньдә 23 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 5 июне
2026 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез яшенле яңгыр, җилнең тизлеге 15-17 м/с, локаль боз.
Яшел Үзәнлеләрне тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык турында кисәтәләр
2026 елның 19 апреленә Горький инфраструктура дирекциясенең тимер юл кичүләрендә 9 юл-транспорт һәлакәте (алга таба – юл – транспорт һәлакәте) булган, алар нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күргән, шуларның икесе-һәлак булган. Шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел дәрәҗәсенә карата 4 тапкырдан артыкка (9/2) арткан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз