Җәүлеләргә - күпер

2014 елның 28 декабре, якшәмбе
Йошкар-Ола - Яшел Үзән трассасында җир өстеннән җәяүлеләр өчен ике күпер салачаклар. Алар Васильево һәм Яңа Тура янындагы юл өстендә төзеләчәк. 2015 елның көзендә төзи башларга җыеналар, дип хәбәр ителә ФКУ “Волго-Вятскуправтодор” сайтында.
“А-295 Федераль трассасы I-Б категориясенә карый, аннан бер тәүлеккә 35 000 автомобиль үтә. Шуңа күрә юл аша чыгу җәяүлеләр өчен куркыныч тудыра, ләкин купер төзелгәч, бу проблема чишеләчәк”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International