Осиново кызы IT-чемпион республика бәйгесендә җиңүче

2014 елның 28 декабре, якшәмбе
Казанда IT-чемпион республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Конкурсның икенче этабы нәтиҗәләре буенча “Иң актив укучы” номинациясендә Осинованың “В.В.Карпов исемендәге лицей”ның 8 сыйныф укучысы Екатерина Дырина җиңеп чыкты. Екатерина иң күп балл җыеп, 10 җиңүче арасына кергән. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан кыйммәтле бүләк алды.
Әлеге бәйге инде ике ел үткәрелә һәм анда 362 кеше катнашты. Алар 450 мең Татарстанлыны дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталы белән эшләргә өйрәткән. Быел “Иң актив мәктәп” номинациясендә Татарстан мәктәпләренең 94 проценты катнашты, дип хәбәр итә республиканың Элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International