Карточка үзе түли

2014 елның 28 декабре, якшәмбе
Банкта карточка алгач, еш кына телефонга акча салу өчен автоплатеж хезмәте тәкъдим итәләр. ЮХИДИ штрафларын түләүдә андый хезмәт күрсәтү бар микән?
ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталында ЮХИДИ штрафларын автомат рәвештә түләү буенча яңа хезмәт күрсәтү булдырылды. Хезмәт күрсәтүдән файдаланучы түләү буенча стандарт процедура үтә һәм сервисның соңгы адымында: «Сезнең машинага юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу буенча тиешле яңа штрафка акчаны автомат рәвештә банк картасыннан күчереп түләргә була» дигән хәбәр чыга. Шунда ук сез түләүне көйли, түләү вакытын кичектерә, иң зур сумманы күрсәтә аласыз һ.б. Файдаланучыга үзенең картасыннан автомат рәвештә түләү турында смс-мәгълүмат язып җибәрү мөмкинлеге бирелә. Әгәр сез штраф белән килешмәсәгез, шул ук портал мөмкинлегеннән файдаланып, түләүдән баш тарта һәм юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу буенча билгеләнгән гаепнең законлы булу-булмавын аерым исбат итә аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International