Норлат балалар йортында бәйрәм

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Яңа ел бәйрәме Яшел Үзән районының авыл җирлекләре башлыклары килүе белән дәвам итте.
Аларны район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев озатып йөрде. Балалар олыларны түземсезлек белән көтеп алды, чөнки кунаклар бүләксез килмәгән. Алар тәрбияләнүчеләр белән бергә чыршы тирәли җыр җырлап әйләнделәр. Аннан соң бүләкләр биреп, бергә чәй эчтеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International