Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
Яңа ел бәйрәме безнең яраткан, иң матур бәйрәмнәребезне ачып җибәрә. Бу, чынлап та, ышаныч, өмет бәйрәме. Тагын бер кат узган елга борылып карап, яшәгән көннәребезгә нәтиҗәләр ясап, кирәкмәгәннәрен иләк аша иләп, үзеңә сабак аласы, ә иң яхшы башкарган эшләребезгә ышанып, аңа яңа сулыш өрәсе килә. Шәһәребез һәм районыбыз яхшырсын, төзекләндерелсен, икътисадыбыз алга китсен, хезмәт хаклары, пенсияләр артсын, балаларыбыз һәм оныкларыбыз исән-сау булып үссен иде. Безнең гомум байлыгыбыз һәрберебез өлешеннән тора. Яңа ел – өмет бәйрәме. Һәрбарчагызның күңел түрендәге изге хыяллары тормышка ашсын.
Бәхет, сәламәтлек, гаиләгезгә тынычлык, иминлек телим. Яңа ел белән!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International