1 гыйнвардан поездлар расписаниесе үзгәрә?

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
1 гыйнвардан 24 шәһәрара йөри торган поездларның расписаниесе үзгәрә. Әлеге үзгәрешләр Казан-Свияжск, Казан-Паратск, Арча-Казан, Казан-Албаба, Шәмәрдән-Казан һәм башка юнәлештә йөрүче поездларга кагыла.
Казан-Свияжск юнәлешендә йөрүче электричка Албабага кадәр йөриячәк. Казаннан 16:23тә китеп, Албаба станциясенә 18:16 сәгатьтә кайтып җитәчәк. Албабадан Казанга баручы электричка 18:51дә китеп, башкалада 20:45тә булачак.
Албаба-Арча юнәлешендә йөрүче поезд Албаба-Казан маршруты буенча җибәрелә. Албабадан 09:33 сәгатьтә китеп, Казанга 11:27 сәгатьтә кайтып җитәчәк.
Яңа расписание хакында төгәлрәк мәгълүматны кассаларда белергә яисә ОАО «Содружество» www.sodruzhestvoppk.ru. сайтыннан карарга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International