Васильевода Мәүлид кичәсе

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Мөселман даирәсе Мәүлид кичәсенә җыелды. Кичәнең төп оештыручылары – Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге һәм бистә мәчете булды. –Максатыбыз халыкка динне ирештерү, әхлакны үстерү, күңел тынычлыгы табу, - диде әлеге бүлекнең баш белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев. – Республиканың күп районнарында булдык инде, халык белән очраштык.

Кичәдә яңгыраган үтемле вәгазьләр, эчтәлекле мөнәҗәтләр һәркемнең күңеленә хуш килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International