“Яңа Тура”га килгән сатып алучылар саны “иң уңышлы” көннәрдә 50 меңгә кадәр була
2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Республиканың әйдәп баручы ММЧ журналистлары өчен оештырылган очрашуда Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Александр Тыгин, инвестор вәкиле Юрий Горелов, «Барсил» ҖЧҖ башкарма директоры Геннадий Молчанов катнашты.
Александр Тыгин сүзләренә караганда, 2012нче елдан бирле тормышка ашырыла торган “Яңа Тура” проекты Татарстан Республикасы икътисады өчен стратегик әһәмияткә ия. Бүгенгә инвестицияләр күләме 5 млрд. сумны тәшкил итә. Технополисны төзеп, эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә, 3 меңнән артык кеше эш белән тәэмин ителгән.