Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Табибларга фатир ачкычларын министр үзе тапшырды
2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Яшел Үзәндә Гоголь урамында яңа төзелгән йорттан үзәк район дәваханәсендә эшләүче ике яшь гаиләгә фатир бирелде.
Фатир ачкычларын тапшырырга ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин үзе килде.
– Мин үзем гаилә тормышымны 10 квадрат метрлы бүлмәдән башлаган кеше, – диде министр шәһәр үзәгендә инновацион технологияләр нигезендә төзелгән бу йорттан фатир алган гаиләләргә. – Сезгә, яшь белгечләргә, шәһәр җитәкчелеге зур бүләк ясады, кадерен белегез. Балаларыгыз күп булсын, гаилә шатлыгы – балаларда.
Вафиннар һәм Вершининнар гаиләләре үзәк район дәваханәсендә эшләүче яшь белгечләр булып, муниципалитетның аларга мондый зур бүләк ясавына шатлыкларын яшермәделәр, рәхмәт җиткерделәр.
Исегезгә төшерсәк, Яшел Үзәндә медицина өлкәсенә яшь белгечләрне җәлеп итү максатыннан күп эшләнә, моңа кадәр дә фатир алуга ирешкән белгечләр бездә шактый булды.
Министр фатир тапшыру тантанасыннан туп-туры бала тудыру йортында булды һәм 1нче поликлиникада барган капиталь ремонт эшләрен дә карап чыкты, эшләр барышы белән кызыксынды.
Бала тудыру йортында хәзер ремонт төгәлләнеп килә инде. Ул икенче дәрәҗәдәге махсуслаштырылган акушер-гинекология ярдәме күрсәтү учреждениесе буларак күрше биш районга: Апас, Чүпрәле, Тәтеш, Буа һәм Кама Тамагына хезмәт күрсәтәчәк. Акушер-гинекология корпусының куәте 109 койкага исәпләнгән, шул исәптән 40гы – көндезге бүлекнеке. Яңа төс алган йортта киләчәктә бала табучылар саны 4 меңгә кадәр (ремонтка кадәр елына 1700 булган) җитәргә мөмкин.
– Сездә бөтен мөмкинлек – квалификацияле кадрлар һәм матди-техник база бар, – диде министр да бала тудыру йортын карап.
Ә 1нче поликлиникага килгәндә, 1960 елда төзелгән бу бинага күптән ремонт таләп ителә иде инде. Һәм менә 2013 елда район үзәк дәваханәсе капиталь ремонт уздыру буенча конкурска заявка биргәч, «Строй-Комплект» ширкәте җиңеп чыккан. Монда да хәзер ремонт эшләренең күбесе эшләнгән. Әмма төгәлләү өчен тагын акча таләп ителә. Министр килеп карап киткәч, бу мәсьәләнең дә тиз арада хәл ителүенә өмет бар. Ә проект-смета документлары әзер.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
июнь, 2026 ел
Яшел Үзәндә Зеленодольск муниципаль районы Советы сессиясе һәм бишенче чакырылыш Зеленодольск шәһәре Советы сессиясе узачак.
Зеленодольск шәһәрендә 10 июньдә 10.00 сәгатьтә Зеленодольск шәһәренең Мәдәни үсеш үзәге Зеленодольск муниципаль районы Советы сессиясе һәм бишенче чакырылыш Зеленодольск шәһәре Советы сессиясе узачак.
Татарстан Росреестры күчемсез милекне рәсмиләштергәндә электрон имзасыз нинди гаризалар бирергә мөмкин булуын аңлатты
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гражданнарга көчәйтелгән квалификацияле имза (УКЭП) белән имзаланмыйча ведомствога нинди электрон гаризалар бирергә мөмкин булуы турында искә төшерә.
Консультация-4 июньдә 23 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 5 июне
2026 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез яшенле яңгыр, җилнең тизлеге 15-17 м/с, локаль боз.
Яшел Үзәнлеләрне тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык турында кисәтәләр
2026 елның 19 апреленә Горький инфраструктура дирекциясенең тимер юл кичүләрендә 9 юл-транспорт һәлакәте (алга таба – юл – транспорт һәлакәте) булган, алар нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күргән, шуларның икесе-һәлак булган. Шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел дәрәҗәсенә карата 4 тапкырдан артыкка (9/2) арткан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз