Дусларча талаган

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
31 яшьлек яшел үзәнле танышын бергә эчеп утырганда талаган.
- Дүрт кешедән (2 хатын-кыз һәм 2 ир кеше) торган компания Комаров урамында фатирда җыелган, - дип сөйли Яшел Үзән шәһәре прокуроры урынбасары Эдуад Миннегалиев. – бергә эчеп утырганда киштәдә «Sonу C 1905 Xperia M» маркалы кәрәзле телефон күрә һәм аны урлап алып чыгып китә. Бу смартфон хуҗаныкы була. Зыян суммасы - 8500 сум.
Хокук сакчылары каракны тиз таба. Җинаятьче үзенең гаебен таный, җинаять эше Яшел Үзән судына җибәрелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International