Яшел Үзәндә “Тоннель” операциясе

2015 елның 21 феврале, шимбә
Яшел Үзәндә ЮХИДИ инспекторлары 19 февральдә иртәнге якта “Тоннель” операциясе уздырды. Бу операциядә 13 инспектор катнашты.
Рейд барышында 100гә якын автомобиль тикшерелеп, 15 административ материал төзелде. Автомобильдә иминлек каешы кимичә йөрү, алгы пыялаларын тонировкалау, автосы теркәлмәгән килеш юлга чыгу һәм башка төрле кагыйдә бозу очраклары теркәлде. Инспекторлар җәяүлеләрне дә игътибарга алып, бер кешенең кагыйдә бозуын ачыклады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International