Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Татар дөньясының таң йолдызы – Каюм Насыйри туган авылда
2015 елның 21 феврале, шимбә
Бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның 190 еллык юбилеен Кече Шырдан халкы көтеп алды - яраталар, хөрмәт итәләр алар авылдашларын, чөнки ул татар өчен башкарган зур эшләре, тиңсез хезмәтләре белән Кече Шырданны еракларга танытты.
Кайчандыр гөрләп торган авыл хәзер перспективасыз авыллар рәтенә кертелеп, тыныч кына картая. Ә без бит аны шушы хәлгә үзебез китердек: эшкә – читкә, укырга еракларга киттек. Хәер, ул вакытта хөкүмәт тә безне шундый шартларга куйды, күрәсең.
Ә хәзер, шушы кечкенә генә авылны тернәкләндерергә йөргән шәхесләр барлыкка килде һәм алар алдында иң беренче Габделнасыйр улы Каюм тора.
Вафатына гасырдан арткан кешене ничек башлап йөри дигәндә, шуны әйтер идем. Каюм Насыйри исеме идея буларак катнаша ала. Шушы шәхесне биргән авыл мескен хәлендә булырга тиеш түгел! Менә шушы идея тирәсенә тупланды авылдашлар. Башлап йөрүчеләре. Туган авылым дип җан атучылар – Асия Гобәйдуллина, Рәшит Мозаффаров ( мәдәни чараның төп спонсорлары иде) , аларга башка авылдашлар да кушылды.
Каюм Насыйри Кече Шырдан халкы өчен гади бер авылдаш. Әмма авылдашларның да иң акыллысы, безнең яктагыча әйтсәк – “иң башлысы”, ерак киләчәккә карый ала торган иң зирәге. Ул авыл тарихын, тирә-яктагы авыллар тарихын мәңгелеккә теркәп калган ватанпәрвәр. Шуның белән беренче чиратта кадерле шәхес.
Тантаналы юбилей көннәрендә авылдашлары Каюм баба рухына багышлап, бик зурлап Коръән мәҗлесе уздырды. Биредә авылга дистә еллар аяк басмаган авылдашлар да кайтып, Каюм ага рухына дога кылды. Ә аннары тантана авыл клубына күчте. Клуб мөдире Рамил Шакиров искиткеч җылы кичә әзерләгән. Олы Шырдан авылы үзешчәннәре куйган “Аулак өй” тамашасы да бик урынлы булды. Кичә шулкадәр ихлас һәм җылы үтте ки, авылдашларның хәтта таралышасы да килмәде - тансык иде мондый очрашу аларга. Каюм Насыйри турында Казаннан кайткан олы кунак – Каюм Насыйри музееның элеккеге директоры Рушания Салих кызы Хөснетдиновадан да күп белүче юк республикада. Ул, әйтерсең, гомере буе шул теманы гына өйрәнгән! Каюм ага турында фәнни эшләр дә язган ул, аның шәхесен өйрәнеп экспедицияләрдә дә йөргән. Каюм бабаның авылдашлары аны тын да алмый йотлыгып тыңлады. Һәм аның лекциясеннән авылдашларны бик озак еллар “ Ни өчен Каюм Насыйри истәлекләре күрше авылга алып кителде?” дигән Рушания ханым да җавап бирә алмаслык күңел әрнеткеч сорауга җавап тапты кебек.
Каюм Насыйриның юбилеен ниндидер мәдәният сарайларында, кайсыдыр шәһәр мәктәпләрендә үткәрүгә караганда, туган авылы клубында үткәрү күпкә өстен булды миңа калса. Чөнки Каюм баба үзе дә үтә дә тыйнак, гади кеше булган.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
июнь, 2026 ел
Консультация-4 июньдә 23 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 5 июне
2026 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез яшенле яңгыр, җилнең тизлеге 15-17 м/с, локаль боз.
Яшел Үзәнлеләрне тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык турында кисәтәләр
2026 елның 19 апреленә Горький инфраструктура дирекциясенең тимер юл кичүләрендә 9 юл-транспорт һәлакәте (алга таба – юл – транспорт һәлакәте) булган, алар нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күргән, шуларның икесе-һәлак булган. Шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел дәрәҗәсенә карата 4 тапкырдан артыкка (9/2) арткан.
Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районында "М-7 2.0" индустриаль паркының җитештерү мәйданчыгында булды һәм Татарстан бизнес-бергәлеге вәкилләре белән очрашты
Чара башланыр алдыннан Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы, Хөкүмәт әгъзалары белән берлектә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев озатуында «М-7 2.0»да эшчәнлек алып баручы берничә компаниядә булдылар.:
Андрей Егоров: "Прогресс бар!»
Бүген Яшел Үзәндә ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышы уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз