Түбән Урысбагада көрәш бәйрәме

2015 елның 21 феврале, шимбә
Түбән Урысбага мәктәбендә атаклы көрәшче Әгъзам Хәялиев истәлегенә багышланган татарча көрәш буенча ярышлар уздырылды.
Анда барлыгы 95 яшь көрәшче катнашты. Көрәш олимпия системасы буенча алып барылды. Яшел Үзән көрәш мәктәбендә шөгыльләнүче Руслан Гарифуллин акбсолют батыр булып калды һәм кышкы җыен тәкәсен җилкәсенә салды. Спорт бәйрәменә Равил Гарипов, Рафил Хәйруллин, Марат Файзуллин иганә ярдәме күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International