Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Күтәреп алып, егып салу – һәр егетнең хыялы
2015 елның 28 феврале, шимбә
Бер генә ярышта да үзен сынатмаган Олы Ачасыр авылында мондый күләмле спорт бәйрәменең күптән булганы юк иде дисәм, ялган булмас.
Әйе, район күләмендә нинди генә ярыш үткәрелсә дә, Олы Ачасыр мәктәбе укучылары гел алдынгылар рәтендә. Әле менә бер ел элек мәктәптә милли көрәш, самбо, дзюдо буенча секция дә эшли башлады. Аны шушы авылда туып үскән, күп еллар Сабантуй мәйданы батыры булып калган, Казанда тренер булып эшләгән, көрәш, самбо, дзюдо буенча спорт мастеры Гомәр Хәйруллин ачып җибәрде. Барлык кирәк-яракны булдырды, укучылар түгәрәккә бик теләп йөри башлады. Узган бәйрәм көннәрендә мәктәп спорт залында зур көрәш бәйрәме узды.
Ватанны саклаучылар көненә һәм якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган турнирга Күгәй, Татар Танае, Урысбага, Мулла Иле авылларыннан һәм Яшел Үзән, Казан шәһәрләреннән яшь көрәшчеләр җыелды. Шушы чараны оештыручыларның берсе, мәктәп директоры Марс Мәкъсүмов авылдашларны, кайткан кунакларны бәйрәм белән котлап, турнирны ачып җибәрде. Әлеге турнирның төп иганәчесе, авылның зур терәге булган Әнвәр Миңнуллин милли бәйрәмебездә элеккеге елларда батыр калган көрәшчеләргә бүләкләр тапшырды. Әнвәр Габбасовичны үзен дә зурладылар. Спортны, милли көрәшне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовның (ә ул ТР көрәш федерациясе җитәкчесе дә) Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аны безнең авылда туып үскән, «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге директоры Әнәс Локманов тапшырды. Район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев шулай ук Сабантуй батырларын бүләкләде. Менә шулай көрәш бәйрәме бүләкләүләрдән башланды.
Матур итеп бизәлгән мәктәп спорт залында көрәш ике келәмдә барды. Барлыгы 72 көрәшче бил алышты. Берсенең дә сынатасы, җиңеләсе килми. Көндәшен күтәреп алып, егып салу һәр көрәшченең хыялы инде ул. Күпме күз аларга төбәлгән бит. Бу чара көрәшчеләр өчен генә түгел, ә авыл халкы һәм кайткан кунаклар өчен дә зур бәйрәм булды.
– Беренче генә уздыруыбыз булса да, үзебезнең яраткан милли көрәш бәйрәме бик ошады. Көрәшчеләребез чын ир-егетләр булып үсүенә шатланып утырдым, аларның киләчәктә, бу тормышта югалып калмасларына шигем юк. Милли көрәш буенча Олы Ачасырда турнир үткәрүне традициягә кертәчәкбез, киләсе елга тагын да колачлырак, зуррак итеп, концерт программасы белән мәдәният йортында үткәрербез дип уйлап торабыз, Аллаһ боерса, – дип сөйли Әнвәр Миңнуллин.
Һәр спорт ярышындагы кебек, милли көрәшнең дә җиңүчеләре, җиңелүчеләре була. Олы Ачасыр, Күгәй, Татар Танае, Казан, Яшел Үзән көрәшчеләре призлы урыннарны күп яулады. Ә төп приз – тәкә Казанга кайтып китте. Абсолют батыр Динар Каюмовка «Красный Восток» Төньяк Идел аръягы хуҗалыгы директоры Әмир Хәмдиев үз хуҗалыгыннан тәкә бүләк итте. Командаларга килгәндә, I урын – Казан, II урын – Олы Ачасыр, III урын Яшел Үзән командасында.
Турнирны оештыручы – мәктәп коллективы (директоры Марс Мәкъсүмов), көрәш түгәрәге җитәкчесе Гомәр Хәйруллин, иганәче Әнвәр Миңнуллин һәм башкаларның тырышлыгы бушка китмәде дип уйлыйм. Яшь буынны тәрбияләүдә мондый чараларның роле гаять зур.
Тагын бер көрәш бәйрәме артта калды. Егетләребезне яңа келәм, яңа көндәшләр, яңа җиңүләр көтеп кала. Безнең татар егетләре анда сынатмас, иншаллаһ.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
июнь, 2026 ел
Консультация-4 июньдә 23 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 5 июне
2026 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез яшенле яңгыр, җилнең тизлеге 15-17 м/с, локаль боз.
Яшел Үзәнлеләрне тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык турында кисәтәләр
2026 елның 19 апреленә Горький инфраструктура дирекциясенең тимер юл кичүләрендә 9 юл-транспорт һәлакәте (алга таба – юл – транспорт һәлакәте) булган, алар нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күргән, шуларның икесе-һәлак булган. Шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел дәрәҗәсенә карата 4 тапкырдан артыкка (9/2) арткан.
Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районында "М-7 2.0" индустриаль паркының җитештерү мәйданчыгында булды һәм Татарстан бизнес-бергәлеге вәкилләре белән очрашты
Чара башланыр алдыннан Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы, Хөкүмәт әгъзалары белән берлектә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев озатуында «М-7 2.0»да эшчәнлек алып баручы берничә компаниядә булдылар.:
Андрей Егоров: "Прогресс бар!»
Бүген Яшел Үзәндә ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышы уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз