Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Әсгать абыйны президент кабул итте
2015 елның 28 феврале, шимбә
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Кремльдә Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. Аларга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел» дип аталган юбилей медале тапшырды. Алар арасында Яшел Үзәндә яшәүче Әсгать Абсатаров та бар иде.
Без шундый бәхет тәтегән якташыбызны табып аны тәбрикләдек һәм үзе белән таныштыруын үтендек. Алдан ук әйтик, әлеге сугыш башланганда нибары тугыз яше тулган Әсгатькә, фашистлар оккупациясен күрергә дә, немецларның хезмәт лагерында газап чигәргә дә туры килә. Сугыш алдыннан алар Ленинград өлкәсендәге Урицк шәһәрендә гомер иткән була.
– Безне, бөтен шәһәр халкы белән бергә, 1941 елның сентябрь аенда Урицк янында казылган окопларга күчерделәр. Калабыз өчен каты сугыш барды: йә немецлар ала окопны, йә безнекеләр... Ноябрь аенда дошманнар ныгып урнашты. Безне тезеп станциягә алып киттеләр, шунда күрдек күрмәгәнне. Фашистлар чирлеләрне, хәлсезләрне юл читендә автоматтан атып калдырдылар. Безнең гаиләне Латвиядә фермерга эшкә билгеләделәр, бераздан мине немецларның хезмәт лагерына алып киттеләр. Билдән су ерып торф чыгардык. Андагы ачлык, өшеп интегүләр тәмам җелеккә үтте. 43нче елны бик нык авыргач, аннан мине җибәрделәр. Латвиягә барып әниләрне эзләп таптым. 45нче елда безнекеләр килеп азат иткәнче, шул фермерда батрак булып эшләдем... – дип хатирәләре белән уртаклашты ул.
Әйе, Әсгать абыйга менә шулай бәләкәйдән сугыш авырлыкларын күрергә, кем әйтмешли, лаеш шулпасын эчәргә туры килә. Сугыш минем балачакны юк итте, дип исәпли ул. Җиңү килгәч тә, бар да онытылып бетте дигән сүз түгел әле.
– Хәрби-диңгез училищесында укый башлагач кына концлагерь мәхшәрләре онытылган кебек булды. Билгеле, физик күнегүләр алҗыта иде. Уку йортын тәмамлагач, диңгездә хәрби корабльдә хезмәт иттем. Берсендә без Яшел Үзән заводында яңа корабль алдык. Алтмышынчы елда көчле авыргач, мине хәрби хезмәттән азат иттеләр һәм мин Яшел Үзәнгә килеп төпләндем. Килүгә корабльләр төзүче конструкторлар бюросына эшкә кергән идем, илле елга якын шунда эшләдем. Беләсезме, тыныч тормышта яшәп, яраткан эшең белән шөгыльләнүдән дә зуррак бәхет юк дип уйлыйм мин. Беркемгә дә, бернинди дә сугыш күрергә язмасын! – диде ул әңгәмә ахырында.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
июнь, 2026 ел
Консультация-4 июньдә 23 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 5 июне
2026 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез яшенле яңгыр, җилнең тизлеге 15-17 м/с, локаль боз.
Яшел Үзәнлеләрне тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык турында кисәтәләр
2026 елның 19 апреленә Горький инфраструктура дирекциясенең тимер юл кичүләрендә 9 юл-транспорт һәлакәте (алга таба – юл – транспорт һәлакәте) булган, алар нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күргән, шуларның икесе-һәлак булган. Шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел дәрәҗәсенә карата 4 тапкырдан артыкка (9/2) арткан.
Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районында "М-7 2.0" индустриаль паркының җитештерү мәйданчыгында булды һәм Татарстан бизнес-бергәлеге вәкилләре белән очрашты
Чара башланыр алдыннан Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы, Хөкүмәт әгъзалары белән берлектә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев озатуында «М-7 2.0»да эшчәнлек алып баручы берничә компаниядә булдылар.:
Андрей Егоров: "Прогресс бар!»
Бүген Яшел Үзәндә ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышы уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз