Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Пар аккошлар – авылыбыз күрке
2015 елның 28 феврале, шимбә
Гашыйк булу һәркемгә хас сыйфаттыр. Ә менә шушы мәхәббәт хисләрен гомер буе йөртеп, гомер буе бер-береңә тугрылык саклап, үрнәк балалар, матур оныклар үстерү бәхете барлык кешегә дә тәтеми. Андый парларны халыкта пар аккошларга тиңлиләр.
Уразлы авылы клубында Тәскирә Фәйзуллина оештырган кичә дә нәкъ менә шулай атала иде. Ә пар аккошларга тиңләрлек гаиләләр безнең авылда шактый. Болар – Сания һәм Әнвәр Мөхәммәтҗановлар, Фирая һәм Фәрит Хөсәеновлар, Әминә һәм Рәшит Мөхәммәтҗановлар, Фәридә һәм Альберт Зәйнуллиннар, Гөлҗиһан һәм Фердинанд Сафиннар. Бу гаиләләр авылыбызның күрке, һәрбарчабызга үрнәк кешеләр.
Әлеге гаиләләрне шушы кичәдә балалары, оныклары Гашыйклар көне белән котлап кына калмады, йөрәк түрендә җыелган барлык рәхмәт сүзләрен җиткерде. Уразлы, күрше Яке үзешчәннәренең чыгышлары кичәнең төп геройларына гына түгел, барлык тамашачыларга да хуш килгәндер дип уйлыйм: бигрәк ихлас иде бит алар.
Тантаналы кичә авыл китапханәсендә мул чәй табыны артында дәвам итте. «Без шулкадәр нәрсә эшләгән инде, гомер буе эшләгән дә эшләгән, шул арада балалар да үстергән гади кешеләр инде» дип, тыйнак кына утырган апа-абыйлар чәй табын артында гына иркенәеп киттеләр. Үзләре пешергән тәм-томнар белән авылдашларны сыйларга кирәк бит! Ну оста да инде үзләре – һәр ризык телеңне йотарлык! Шулай булмыйни, ризык пешкән йортта утызар-иллешәр ел МӘХӘББӘТ хөкем сөргән ич!
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
июнь, 2026 ел
Консультация-4 июньдә 23 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 5 июне
2026 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез яшенле яңгыр, җилнең тизлеге 15-17 м/с, локаль боз.
Яшел Үзәнлеләрне тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык турында кисәтәләр
2026 елның 19 апреленә Горький инфраструктура дирекциясенең тимер юл кичүләрендә 9 юл-транспорт һәлакәте (алга таба – юл – транспорт һәлакәте) булган, алар нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күргән, шуларның икесе-һәлак булган. Шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел дәрәҗәсенә карата 4 тапкырдан артыкка (9/2) арткан.
Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районында "М-7 2.0" индустриаль паркының җитештерү мәйданчыгында булды һәм Татарстан бизнес-бергәлеге вәкилләре белән очрашты
Чара башланыр алдыннан Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы, Хөкүмәт әгъзалары белән берлектә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев озатуында «М-7 2.0»да эшчәнлек алып баручы берничә компаниядә булдылар.:
Андрей Егоров: "Прогресс бар!»
Бүген Яшел Үзәндә ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышы уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз