Татарстанда алимент түләүдән качып йөрүче меңнән артык кешегә эш ачылган

2015 елның 28 феврале, шимбә
2014 елда татарстанда алимент түләүдән качып йөрү очраклары буенча 1091 җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итте.
Россия Җинаять кодексының 157 нче маддәсе нигезендә, алимент түләмәүчеләрне бер елга кадәр төзәтү яки мәҗбүри эшкә җәлеп итәргә мөмкиннәр. Моннан тыш, аларның 3 айга кадәр кулга алыну яки бер елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү ихтималы да бар, дип хәбәр итә intertat.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International