Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия” партиясеннән ТР Президентлыгына кандидат буларак тәкъдим ителәчәк

2015 елның 28 феврале, шимбә
Бу хакта журналистларга республика парламенты башлыгы хәбәр итте. ТРның хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы 2015 елда булачак Президент сайлауларында “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан тәкъдим ителәчәк.
Бу хакта бүген журналистларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов үз кандидатурасын әлегә рәсми рәвештә тәкъдим итмәгән. “Әмма без аның кандидатурасын тәкъдим итү мәсьәләсен панртия эчендә кабыргасы белән куячакбыз. Шулай ук, муниципаль берәмлекләрдәге сайлауларда да “Бердәм Россия” партиясе кандидатлары тәкъдим ителәчәк. Әлбәттә инде, моңа кадәр партия эчендә сайлаулар булачак”, - дип белдерде парламент җитәкчесе.
“Алда бик зур эш көтеп тора, дөрес, тәҗрибәбез дә зур. Иң мөһиме − безгә бәйле булмаган рәвештә, икътисади хәлнең начараймавы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International