Рөстәм Миңнеханов министрны "Майский"га алып килде

2015 елның 6 марты, җомга
Бүген Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров Казанда язгы кыр эшләренә кагылышлы сораулар буенча утырыш уздырачак.
Аерым алганда, утырышта регионнарның агросәнәгать комплексына оператив ярдәм күрсәтү, Идел буе федераль төбәгендә ябык грунтта яшелчә үстерүне киңрәк җәелдерү турында сөйләшенәчәк.
Эшлекле сәфәре кысаларында министр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатуында "Майский" теплица комбинаты" җәмгыятендә дә булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International