Кеше куян куа, дип...

2015 елның 21 марты, шимбә
Яшел Үзән суды законсыз куян аулаган ирләрне 100 000 сумга штрафка тарту турында карар чыгарды, дип хәбәр итә ТР хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе.
4 мартта ир-егетләр «Свияжский» аучылык хуҗалыгында машинада куян аулаганнар. Штрафтан кала, алар 4 елга ау белән шөгыльләнүдән мәхрүм ителгән. Ау мылтыклары исә патроннары белән дәүләт табышы буларак конфискацияләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International