Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Эшнең авырлыгын күрмибез
2015 елның 21 марты, шимбә
Кайсы гына авылга барсак та, күп итеп мал-туар асраучы гаилә белән танышмый кайтканыбыз юк. Ә андый тырыш кешеләр һәр авылда бар.
Мөгезле эре терлек асраучылар көннән-көн кими барган вакытта, күпләп мал тотучыларга гаҗәпләнеп тә куясың. Үзләре моңа җаена кергән бер кәсеп, тормыш рәвеше итеп кенә карый. Олы Шырданда гомер итүче Абдуллиннар гаиләсе турында сүзем. Алар гомер буе терлек башын уннан киметми, ә 2012 елда мал-туарны арттырып, эшләрен җәелдереп җибәрәләр. Фермерларга бирелүче грант отып, абзар салалар. Бүген 25 үгез, ике сыерлары бар.
– Бер җайлашкач, әллә ни авырлыгын күрмибез. Җиребез бар. Анда икмәк үстереп караган идек, уңышын җыеп алу өчен комбайн кирәк. Хәзер күпьеллык үлән үстерүгә күчтек. Трактор, пресс, чапкыч бар. Шулай ук болыннан да җыябыз, җәен балалар нык булыша, – дип сөйли Гөлнара.
Яшелчә, бәрәңгесен дә күпләп үстерәләр. Узган ел терлек чөгендерен ярты бакчага чәчеп «Лада» сортын утырткан булганнар, уңышы бик эре булган. Үгезләрне үстереп, иткә саталар. Әле менә яңа ел алдыннан гына ике үгезне чалганнар, алар урынына яшь бозау ала баралар, анысы кыйммәт йөри икән. Итне, нигездә, боты белән саталар, сораган кешегә килограммлап та бирәләр. Бәясенә килгәндә, 270-280 сум тора. Сөтне исә атнасына ике тапкыр Свияжскийга илтәләр.
Гөлнара һәм Ильяс Абдуллиннар кыз белән ул тәрбияли. Айгөл белән Айнур шәһәрнең 5нче гимназиясендә укый. Чөнки Олы Шырданда башлангыч мәктәп кенә, әти-әни 5 сыйныфка баласын шәһәргә чыгарып җибәрергә мәҗбүр. Бу шырданлыларның үзәгенә үткән проблема. Үзем 11 класстан чыгып киткәндә дә, авылны сагынып, елап беткән идем. Айгөл белән Айнур да сагына инде, ялга әти-әнисен генә түгел, Гомәр бабасы белән Нурия әбисен дә сагынып кайта.
Абдуллиннар гаиләсенең уңганлыгына, булганлыгына сокланып кайттым. Эше барның ашы бар, ди халык мәкале. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
июнь, 2026 ел
Консультация-4 июньдә 23 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 5 июне
2026 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез яшенле яңгыр, җилнең тизлеге 15-17 м/с, локаль боз.
Яшел Үзәнлеләрне тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык турында кисәтәләр
2026 елның 19 апреленә Горький инфраструктура дирекциясенең тимер юл кичүләрендә 9 юл-транспорт һәлакәте (алга таба – юл – транспорт һәлакәте) булган, алар нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күргән, шуларның икесе-һәлак булган. Шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел дәрәҗәсенә карата 4 тапкырдан артыкка (9/2) арткан.
Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районында "М-7 2.0" индустриаль паркының җитештерү мәйданчыгында булды һәм Татарстан бизнес-бергәлеге вәкилләре белән очрашты
Чара башланыр алдыннан Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы, Хөкүмәт әгъзалары белән берлектә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев озатуында «М-7 2.0»да эшчәнлек алып баручы берничә компаниядә булдылар.:
Андрей Егоров: "Прогресс бар!»
Бүген Яшел Үзәндә ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышы уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз