Файдалы очрашу көтелә

2015 елның 21 марты, шимбә
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсен тормышка ашырып, агымдагы елның мартында республика муниципаль район һәм шәһәр округлары территорияләрендә ТР Икътисад министрлыгы, Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре һәм ТР Президенты карамагындагы эшмәкәрләр хокукын яклау буенча вәкил катнашында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән очрашу була.

Көн тәртибендә – эшмәкәрлекне яклау, үстерү мәсьәләләре.
Яшел Үзәндә әлеге очрашу агымдагы елның 24 мартында 10 сәгатьтә Горький исемендәге мәдәни үзәкнең конференцияләр залында узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International