Бәхетлеләргә – социаль ипотека

2015 елның 21 марты, шимбә
Яшел Үзән районында 600 гаилә социаль ипотека буенча квартир алырга дип чиратта тора.
Шуларның 84 проценты - бюджет өлкәсендә эшләүчеләр. Шулай ук авария хәлендәге йортларда яшәүчеләргә дә әлеге программа буенча квартирлар тәкъдим ителә. Быел Сәйдәш урамындагы 263 квартирлы – бер, Төзүчеләр проспектында 105 квартирлы тагын бер йорт төзелеп файдалануга тапшырылачак. Ике йортның гомуми мәйданы - 18 213 кв.м.
Бүгенге көнгә бу квартирлы булуның иң отылыш ысулы. Әлеге программа буенча торакның бер квадрат метры 28,5 мең сум, ипотека кредитының ставкасы программа, шартлары буенча – 7 процент.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International