Андрей Ларьков бронза медаль яулады

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
24 мартта, Архангельск өлкәсендә узучы Россия чемпионатында татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков өченче урын яулады.
Ир-ат чаңгычылар бүген ирекле стильдә 15 чакрым арага узышты. Әлеге ярышта Россия чемпионы булып Сергей Устюгов танылды. Икенче урын яулаган Евгений Белов аннан 5,3 секундка гына калышты. Ә Татарстан егете финишка лидердан 15,8 секундка соңарып килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International