Резидә Йосыпова

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
16 марттан 27 мартка кадәр наркоконтрольнең барлык бүлекчәләрендә «Кайнар линия» телефоны эшли башлады.
«Кайнар линия» телефоны аша «Үлем саткан урынны хәбәр ит!» акциясе барышында наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше, наркотиклар куллану һәм притоннар тоту турындагы фактларны хәбәр итәргә була.
Яшел Үзән районара наркоконтроль бүлегенең телефоны: (84371) 5-55-00. Татарстан наркоконтроль идарәсенең «Ышаныч телефоны» да үз эшен тәүлек буе дәвам итә: (843) 274-30-30 һәм 273-43-45. Бу телефоннар аша гражданнар ФСКН хезмәткәрләренә наркотикларның законсыз әйләнеше турындагы мәгълүматны аноним рәвештә хәбәр итә ала. Наркотикларга бәйле булган кешеләрне дәвалау һәм тернәкләндерүгә бәйле сорауларны да бирергә була.
Беркемгә дә сер түгел, наркоконтроль һәм гади гражданнарның бердәм тырышлыгы белән генә наркоагрессия­не җиңеп була. Катлаулы очракларда кешеләр югалып кала, кемгә мөрәҗәгать итәргә белми. Шуңа күрә югарыда күрсәтелгән телефоннар шундый хәлләрдә беренче ярдәмче булырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International