Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Акча түләүдән качкан йөртүчеләргә – 2500 сум күләмендә штраф
2015 елның 31 марты, сишәмбе
1 апрельдән башлап, ягъни иртәгәдән, Казан үзәгендәге юл буйларында урнашкан паркинглар өчен акча түләүдән “качкан” йөртүчеләргә 2500 сум күләмендә штраф сала башлаячаклар. Билгеле булганча, бу турыдагы закон маддәсе 16 март көнне үз көченә кергән иде.
Февраль башында Казан үзәгендәге юл буйларында түләүле паркинглар барлыкка килде. Башта әлеге машина кую урыннары тест режимында гына эшләде. 1 апрельдән исә аларны кулланган вакытта барча тиешле кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри булачак...
Дөресрәге, биредә сүз әлеге паркинглардан куллану кагыйдәләрен бозган өчен махсус штрафлар гамәлгә кертү белән бәйле. Билгеле булганча, штраф күләме 2500 сум тәшкил итәчәк.
- Безнең максат акча эшләү түгел, ә юл хәрәкәтен камилләштерү. Без дөньякүләм һәм россиякүләм тәҗрибәне өйрәнеп эш итәбез. Шәһәр үзәгенә эш белән килүчеләргә машина кую өчен менә дигән урыннар бар. Алар биредә машиналарын кыска вакытка калдыра ала. Әгәр дә инде алар Казан үзәгендә озакка туктала икән, күпкатлы паркинглардан файдалану мөмкинлеге тудырылган, - дип шәһәр җитәкчелеге әледән-әле ассызыклап тора.
Шул рәвешле, 1 апрельдән башлап, әлеге төр паркинглардан бары тик 1-2 төркем инвалидлар һәм ярдәм күрсәтү оешмалары машиналары гына бушлай файдалана алачак. Хәзерге вакытта Совет, Яңа Савин, Идел буе һәм Мәскәү районының күп функцияле үзәкләрендә инвалидлар өчен махсус документлар тапшыру урыннары эшли башлаган инде. Паркинглардан бушлай файдалану өчен алар шушында килеп машина номерларын махсус реестрга керттерергә тиеш.
- Хәзерге вакытта 300дән артык мөмкинлеге чикләнгән казанлы әлеге махсус оешмаларга мөрәҗәгать иткән инде. Алар саны алга таба да артырга мөмкин, - дип белдерә Казан шәһәре башкарма комитетының транспорт буенча комитет рәисе Айдар Абдулхаков.
Казан шәһәре мэриясе китергән мәгълүматларга караганда, соңгы ике ай эчендә әлеге төр пракинглардан барлыгы 2 мең казанлы файдаланган. Башкала бюджетына килгән какча күләме якынча 200 мең сум тәшкил итә. Шунысы мөһим, әлеге акчалар шәһәрдә җәмәгать траснпортының сыйфатын яхшыртуга тотылачак.
Паркинглар өчен өч төрле ысул белән түләргә мөмкин. Беренчесе – машина кую урыны өчен банк картасы ярдәмендә махсус паркоматлар аша акча күчерүдән гыйбарәт. Паркинг өчен түләүнең икенче юлы исә күпкә уңайлырак дип санала – моның өчен 3116 номерына машина номеры, паркинг саны һәм башка мәгълүматлар белән SMS-хәбәр җибәрү дә җитә (SMS җибәрү тәртибе паркингларга урнаштырылган махсус стендларда күрсәтелгән). Өченче ысулдан исә кулларында смартфон булган татарстанлылар гына файдалана ала. Моның өчен аларга үз телефоннарына мобиль җайланмалар өчен әзерләнгән махсус бушлай кушымтаны күчерергә кирәк.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
июнь, 2026 ел
Консультация-4 июньдә 23 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 5 июне
2026 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез яшенле яңгыр, җилнең тизлеге 15-17 м/с, локаль боз.
Яшел Үзәнлеләрне тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык турында кисәтәләр
2026 елның 19 апреленә Горький инфраструктура дирекциясенең тимер юл кичүләрендә 9 юл-транспорт һәлакәте (алга таба – юл – транспорт һәлакәте) булган, алар нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күргән, шуларның икесе-һәлак булган. Шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел дәрәҗәсенә карата 4 тапкырдан артыкка (9/2) арткан.
Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районында "М-7 2.0" индустриаль паркының җитештерү мәйданчыгында булды һәм Татарстан бизнес-бергәлеге вәкилләре белән очрашты
Чара башланыр алдыннан Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы, Хөкүмәт әгъзалары белән берлектә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев озатуында «М-7 2.0»да эшчәнлек алып баручы берничә компаниядә булдылар.:
Андрей Егоров: "Прогресс бар!»
Бүген Яшел Үзәндә ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышы уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз