Яшьләр парламенты оеша

2015 елның 31 марты, сишәмбе
Яшел Үзән муниципаль район Советы каршында муниципаль яшьләр парламенты оештырыла.
Әлеге орган яшьләрнең законлы мәнфәгатьләрен кайгыртуга, яшьләр проблемаларын хәл итүгә, аларга шартлар тудыруга ярдәм итү йөзеннән оештырыла. Яшьләр палатасы рәисе итеп ТР Дәүләт Советы карамагындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзасы, Яшел Үзән районыннан сайланган Азат Кәримов билгеләнде. Яшьләр парламентына кермәүчеләр күзәтчелек секторына керә ала, алга таба алар да парламентта эшли алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International