Бушлай сыр тәбедә генә була

2015 елның 31 марты, сишәмбе
Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре 16 марттан 31 мартка кадәр мошенник­лык очраклары күбәеп китү сәбәпле «Мошенниктан сак бул!» акциясе уздыра.
Әлеге акция барышында без Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Иван Васильев белән очраштык.
– Моңа кадәр гражданнарның телефонына ДТП чыгып нинди дә булса туганының бәлагә таруы һәм шуннан котылу өчен акча таләп ителүе тибындагы хәбәр җиткереп еш шалтыраталар иде. Гадәттә, төнлә яисә иртәнге якта була мондый фактлар, кешенең шундый аңлы-миңле вакыты сайлана. Өлкән кешеләр, әлбәттә инде, башта югалып кала, акча табып тизрәк түләргә ашыга, – дип сөйли Иван Васильев. – Берсе, хәтта, күрше бүлмәдә йоклап яткан улын кереп карамыйча, терминалдан билгесез затларга акча күчергән. Шуңа охшаш очраклар Яшел Үзәндә еш булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International