Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Норлатта Нәүрүзне ничек уздырганнар?
2015 елның 31 марты, сишәмбе
Ел саен кышны озатып, язны каршы алу бәйрәме Нәүрүзне көтеп алабыз. Чөнки, Нәүрүз үзе белән яз сулышы, яшәүгә дәрт, өмет алып килә.
Әмма, кыш та, тиз генә бирешергә уйламый. Бәйрәм көнне дә ап-ак йомшак кар явып киткән иде. Көне дә шактый җилле, салкынча торды. Шулай булуга карамастан бәйрәм рухы күңелләребезне күтәрде. Мәдәният йорты янындагы мәйдан иртәдән үк тәмле исләре белән үзенә чакырып торды.Мәдәният хезмәткәрләре бар уңганлыкларын күрсәтеп, зур казаннарда пылау, борчак боткасы, табаларда коймаклар пешереп бәйрәмгә килгән кунакларны сыйлап тордылар. Туңып торасың килмәсә, рәхәтләнеп төрле уеннарда катнашып үзеңне сынап карарга, яисә, уенчыларга көч биреп, күңел ачарга була иде.
Елдагыча спорт ярышлары да бик күпләрне үзенә җәлеп итә.Инде кар шактый кимүгә карамастан, чаңгы ярышларсыз Нәүрүз буламыни. Ир-егетләр арасында беренче урынны Татар Исламы авылыннан Әнәс Заһидуллин алды. Әнәсне күптән инде чын спортчы, яшьләргә бирешмәслек, оста шуучы икәнен беләбез . 2-урында Танай авылыннан Фаяз Уразов, ә 3-урында авылдашыбыз Илназ Баһаветдинов булды.Ә хатын-кызлар арасында Зәринә Хайбуллинага тиңнәр табылмады.
Волейбол буенча ярышлар мәктәпнең спорт залында үтте.Ирләр арасында барган ярышта 5-команда катнашты, 1-урынга “Ветераннар”, 2-урынга “Авыл яшьләре”. 3-урынга “Студентлар”-командалары чыкты. “Хоккеист”лар белән “Ачасыр”командалары да уенга әзер икәнлекләрен күрсәттеләр. Хатын-кызларыбыз арасында да бу спорт төре аеруча популярлашып китте. 4-команда арасыннан беренче урынны “Спорткомплекс”, 2-урынны “Ветераннар”, 3-урынны “Студентлар”командасы алды. Мәктәп укучыларыннан торган команданың да киләчәге өметле булыр әле.
Җыр-моң яратучылар өчен иң истә калганы Мәдәният йорты залында булды. Биредә, Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышлап авыл мәдәният йортлары арасында узган “Батырлар җыры”,-дигән бәйгенең җиңүчеләре чыгыш ясады.Сугыш чорын хәтерләткән күренешләр, ачлык, ялангачлык, күз яшьләре аша көтеп алынган җиңү көне ,беребезне дә битараф калдырмады. “Иделаръягы” ҮКС директоры Шәүкәт Миңнуллин да җиңүчеләргә мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырып, бик зур эш башкаруларын билгеләп үтте.
Бәйрәмне оештыручы авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре,мәктәп җитәкчелеге, бүләкләр белән ярдәм итүче авылыбыз эшмәкәрләрен атап үтәсе килә. Ни дисәң дә, бәйрәмне бүләксез, күчтәнәчсез күз алдына китереп булмый бит.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
июнь, 2026 ел
Консультация-4 июньдә 23 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 5 июне
2026 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез яшенле яңгыр, җилнең тизлеге 15-17 м/с, локаль боз.
Яшел Үзәнлеләрне тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык турында кисәтәләр
2026 елның 19 апреленә Горький инфраструктура дирекциясенең тимер юл кичүләрендә 9 юл-транспорт һәлакәте (алга таба – юл – транспорт һәлакәте) булган, алар нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күргән, шуларның икесе-һәлак булган. Шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел дәрәҗәсенә карата 4 тапкырдан артыкка (9/2) арткан.
Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районында "М-7 2.0" индустриаль паркының җитештерү мәйданчыгында булды һәм Татарстан бизнес-бергәлеге вәкилләре белән очрашты
Чара башланыр алдыннан Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы, Хөкүмәт әгъзалары белән берлектә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев озатуында «М-7 2.0»да эшчәнлек алып баручы берничә компаниядә булдылар.:
Андрей Егоров: "Прогресс бар!»
Бүген Яшел Үзәндә ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышы уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз