Рөстәм Миңнеханов: «Безнең техно һәм индустриаль парклар – инвесторлар өчен мәйданчыкларыбыз бар»

2015 елның 3 апреле, җомга
Яшел Үзән районы үсешенә инвестицияләр кертүгә биш сәбәбе бар.
Беренчедән, район Казан һәм Иннополиска якын урнашкан. Икенчедән, район аша «Волга» М-7 һәм «Йошкар-Ола» Р175 трассалары уза, 4 юнәлешкә тимер юл бар, Зөя мультимодаль логистика үзәге төзелеп килә. Өченчедән, районда зур инвес­тицион проектлар тормышка ашырыла, болар – Зөя логистика үзәге, «Яңа Тура» технополисы, «Магнит» үзәге, Х5 Retail group һ.б. Дүртенчедән, Казан белән чагыштыр­ганда, Яшел Үзәндә җир һәм милек арзанрак. Һәм, соңгысы – бишенчесе – сәнәгать мәйданчыклары резидентлары өчен буш урыннар җитәрлек. Әйе, әлегә бар. Әмма тиздән алар өчен чын көрәш тә булмагае әле. Узган атнада Татарстан Республикасында эшмәкәрлекне үстерү һәм яклауга программасын тормышка ашыруга багышланган киңәшмәдә катнашучыларга районыбызның Новониколаевский бистәсендә «М-7» индустриаль паркның резидентлары – Россиядә иң эреләрдән саналган «Волжанин» полиэтилен торбаларны эретеп ябыштыру җиһазлары заводы һәм «Мультипласт» компаниясен тәкъдир иттеләр.
Әйе, Россиядә кырыс икътисади кризис булуга карамастан, Рөстәм Миңнеханов стратегиясе респуб­ликага инвестицияләр җәлеп итүне тәэмин итә. Инвесторлар Татарстанга һәм, ышанычлы партнер буларак, аның лидерына ышаныч белдерә. Татарстанда кризиста да яңа производстволар ачылып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International