Каберен тапсам, җаным тынычланыр иде

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Быел илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтә. Бу Җиңүгә минем әниемнең абыйсы Мөнип Чибинев та зур өлеш керткән. Алай гына да түгел, гомерен дә кызганмаган.
Алексеевский районында туган Мөнипне Чистайда медицина училищесын тәмамлагач ук, 1942 елның июнендә, сугышка алалар. 10нчы танк корпусының 11нче мотострелковый бригадасы разведка күзәтүче ротасы сержанты була ул. Әби белән бабай һәм аны якын белгән кешеләр сөйләвеннән, аның бик тәртипле, акыллы егет булганлыгын беләм. Юкка гына разведкага билгеләмәгәннәрдер инде. Хәтерлим әле: авылда бездән ерак түгел ир-егетләр бура бурыйлар иде, бу 60нчы еллар ахыры. Мин аларның сугышта катнашкан кешеләр икәнен хәзер беләм, күпләр исән дә түгелдер инде. Автомат урынына таяк тотып уйнап йөрим.
– Кемнәр белән сугышасың соң? – дип сорый болар миннән.
– Немецлар белән, алар минем Мөнип абыйны үтергән, диюем булды, елмайган йөзләре караңгыланды, балталарын читкә куеп, тынып калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International