Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Машинаңны дөрес урынга куясыңмы?
2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Машина тормышыбызда шуның кадәр күбәйде ки, хәтта җәяүлеләргә йөрергә урын да калмый башлады. Әйе, подъезддан чыгуың була, чак кына машинага килеп бәрелмисең, җәяүлеләр юлына ук менгезеп куйганнар, һич йөрер хәл юк.
Автотранспортларны йорт ишегалларында тиеш булмаган урынга кую күпләрдә канәгатьсезлек тудыра. Төзекләндерү кагыйдәләренең 8.6.5. пунктына ярашлы рәвештә, үлән чәчелгән, агач утыртылган урыннарга, ягъни газоннарга, балалар һәм спорт мәйданчыгына машина куярга ярамый.
Бездә ни өчен машина куярга урын җитми соң? Беренчедән, йортны салганда күп фатирлы йортта яшәүче машина йөртүчеләр санын исәпкә алмаганнар. Икенчедән, кайбер йортларда машина кую урыннары бөтенләй юк. Аннан кышын ишегалларында чистартылган кар чыгарылмый, зур өемнәр булып тора, нәтиҗәдә юл тарая. Моны конрольдә тоту административ техник инспекция идарәсе вәкилләре карамагында. Кышын бу юнәлештә бернинди дә эш алып барылмаган, чөнки кар өемнәре булу сәбәпле, территория чиген белеп булмый һәм кагыйдә бозучыларны административ җаваплылыкка тарта алмаганнар.
– Газоннарга машиналарны куймасыннар өчен, андый урыннарны тимер рәшәткә белән әйләндереп алу турында идарә компанияләренә кат-кат әйтелде. Шәһәр һәм районда якынча 20-25% йортның гына андый рәшәткәләре бар, – дип сөйли административ техник инспекция җитәкчесе Ольга Абросимова.
Шунысы да бар, кайбер машина йөртүчеләр кар эреп беткәч тә, төннәрен булса да, тимер атын җәяүлеләр йөри торган урынга куячак. Миңа ярый кайда куйсам да, урын гына булсын, дип уйлаучылар өчен, ягъни аларны ачыклар өчен «ПАРКОН» дип аталган видеофиксация куярга мөмкин икән.
Йортка беркетелгән «ПАРКОН» заманча уникаль технология кагыйдә бозучы машина йөртүчене автомат рәвештә билгели ала. Шул рәвешле машинасын тиеш булмаган урынга куйган кешегә, аның белән очрашмыйча гына, яисә административ беркетмә төземичә генә штраф салу мөмкинлеге бар. Ягъни юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен ЮХИДИдан «сәлам» хатлары килгән кебек, хат өеңә килеп төшәргә мөмкин. Бу – җаваплылыкка тартуның законлы алымы. Әлегә мондый тәҗрибә Мәскәүдә генә эшли икән. Бигүк арзан тормаган бу технологияне куллансалар, бәлки, бездә дә тәртип урнашыр иде.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
июнь, 2026 ел
Консультация-4 июньдә 23 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 5 июне
2026 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез яшенле яңгыр, җилнең тизлеге 15-17 м/с, локаль боз.
Яшел Үзәнлеләрне тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык турында кисәтәләр
2026 елның 19 апреленә Горький инфраструктура дирекциясенең тимер юл кичүләрендә 9 юл-транспорт һәлакәте (алга таба – юл – транспорт һәлакәте) булган, алар нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күргән, шуларның икесе-һәлак булган. Шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел дәрәҗәсенә карата 4 тапкырдан артыкка (9/2) арткан.
Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районында "М-7 2.0" индустриаль паркының җитештерү мәйданчыгында булды һәм Татарстан бизнес-бергәлеге вәкилләре белән очрашты
Чара башланыр алдыннан Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы, Хөкүмәт әгъзалары белән берлектә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев озатуында «М-7 2.0»да эшчәнлек алып баручы берничә компаниядә булдылар.:
Андрей Егоров: "Прогресс бар!»
Бүген Яшел Үзәндә ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышы уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз