Яшел Үзәндә ТР мөфтие Камил Сәмигуллин булды

2015 елның 14 апреле, сишәмбе
Бүген ТР Диния назарәте рәисе, баш мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле визит белән Яшел Үзәндә булды.
Район башлыгы Александр Тыгин белән бергә шәһәр үзәгендә төзелеп килүче Җәмигъ мәчетен карады. Кунакларны район мәхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтулин озатып йөрде.
Җәмигъ мәчете имамы Илдар хәзрәт Гатауллин кунакларны мондагы төзекләндерү эшләре барышы белән таныштырды. Планнары зурдан – мәчет территориясендә “Нур” элит-мәктәбе ачу, мәдрәсә булдыру.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International