16нчы мәктәптә тау ягы шәхесләре бәйгесе

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген 16нчы мәктәптә зур бәйрәм. Биредә “Тау ягы: тарихы, мәдәнияте һәм рухи мирасы” дигән темага укучыларның I төбәкара эзләнү эшләре бәйгесе узды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылган бу чарада безнең район укучыларыннан тыш, Кайбыч, Апас, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Ослан, Кама-Тамагы тау ягы районнары һәм Казан шәһәреннән дә сәләтле балалар килгән иде. Аларның һәммәсе укытучылары белән берлектә зур эш башкарган. “Бакырчы авылы тарихы”, “Яшә, изге Исламым”, “Зыялы нәсел укытучылары (Мирхәйдәрова Ә.Х.)” һәм башка кызыклы темаларга презентацияләр белән чыгыш ясады. Секция эшләре тәмамланганнан соң, җиңүчеләр ачыкланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International