Балалар бакчасы конкурсы старт алды

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
“Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсы старт алды. Ул 20 майга кадәр дәвам итәчәк.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике дәүләт теле – татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән балалар бакчаларына 1 миллион сум күләмендә республика гранты тапшырыла. Составында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгариф үсеше институты вәкилләре булган конкурс комиссиясе әгъзалары шәһәрләргә һәм районнарга чыгып, сабыйларның татар һәм рус телләрен белү дәрәҗәсен урыннарда билгеләчәк.
Конкурста барлыгы 102 балалар бакчасы катнашыр дип көтелә. Аларның 50се грантка ия булачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International