Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
«Президент белән бергә!» – игелекләр эшләргә
2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Игелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, дигән әйтем яши безнең татарда. Артыгы белән тыйнак сүзләр...
Ни өчен әле аны халык белмәскә тиеш?! Без бит үзебезнең позитив эшләребез белән яшь буынны тәрбиялибез, ярдәмгә мохтаҗларга, лаеклыларга ярдәм итеп, башкаларга күрсәтәбез - КЕШЕ менә шундый игелекле булырга тиеш. Гражданлык активлыгы югары булганда гына, ул шундый була ала.
Татарстанда 20 апрельдән “ Игелекле эшләр эстафетасы” старт алды һәм монда татарстанлыларның күбесе катнашты. Шунысы игътибарга лаек: әлеге эстафета “Президент белән бергә!” республика иҗтимагый хәрәкәте катнашында уза.
- “Президент белән бергә!” иҗтимагый хәрәкәтенең төп максаты да шул: татарстанлыларны берләштерү, Рөстәм Миңнеханов инициативаларына һәм програмаларына ярдәм итү йөзеннән конкрет эшләр башкару, - ди Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкченең беренче урынбасары Лилия Рафаэлова.
Яшел Үзән медицина көллиятенең 111нче төркеме мондый эшләрдә гел башлап йөри. Башта ук стена газетасы чыгарып, эшләнәсе эшләренең планын төзеп куйдылар. Атна буе сузылган эшләрнең бары тик бер көне генә көллияттә узып, күпмилләтле студентлар коллективында Дуслык бәйрәме уздырылды. Георгиев тасмасын таратуда да актив катнаштылар. Игелекле сүзгә багышланган көнне студентлар үзләреннән артып калган 35 кыйммәтле китапны көллият китапханәсенә тапшырды. Үзләрен игелекле эшкә – кешеләрне сәламәтләндерүгә багышларга җыенган студентлар Игелекле хезмәтләр көнендә сәламәт яшәү образын пропагандалап, ветераннар арасында төрле бәйгеләр үткәрде. “Гнездышко” балалар приюты территориясен җыештыру, ике ялгыз ветеранның өен җыештыру да игелекле атнаның кечкенә генә бер эпизоды. Студентларның ветераннар белән бергә Яшел Үзән урамнарына утырткан аллеясы киләчәккә язылган хатлар кебек. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы аллеясы, ике буынның бердәмлеген раслап, гасырлар буе шаулап үсәчәк. Ә бүген студентлар “ Җиңү хатлары” акциясендә катнашып ветераннарга хатлар язды.
-Без “Президент белән бергә!” иҗтимагый хәрәкәттә катнашып, бары тик игелекле эшләр генә башкарырга тырышабыз. Без атна буе гына түгел, гомер буе игелекле эшләр эшләргә әзер без, чөнки гомеребезне иң мәрхәмәтле, иң шәфкатьле һөнәргә багышларга җыенабыз, - дип яза 1 курс студенты Эльвира Фәхриева ветеран бабасына язган хатта.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
июнь, 2026 ел
Консультация-4 июньдә 23 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 5 июне
2026 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез яшенле яңгыр, җилнең тизлеге 15-17 м/с, локаль боз.
Яшел Үзәнлеләрне тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык турында кисәтәләр
2026 елның 19 апреленә Горький инфраструктура дирекциясенең тимер юл кичүләрендә 9 юл-транспорт һәлакәте (алга таба – юл – транспорт һәлакәте) булган, алар нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күргән, шуларның икесе-һәлак булган. Шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел дәрәҗәсенә карата 4 тапкырдан артыкка (9/2) арткан.
Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районында "М-7 2.0" индустриаль паркының җитештерү мәйданчыгында булды һәм Татарстан бизнес-бергәлеге вәкилләре белән очрашты
Чара башланыр алдыннан Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы, Хөкүмәт әгъзалары белән берлектә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев озатуында «М-7 2.0»да эшчәнлек алып баручы берничә компаниядә булдылар.:
Андрей Егоров: "Прогресс бар!»
Бүген Яшел Үзәндә ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышы уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз