Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Әхәт абый – горурлыгыбыз!
2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел вакыт узып китсә дә, аның кайтавазын әле һаман ишетеп торабыз.
Чөнки еллар узган саен сугыш ветераннарының да сафлары әкренләп сирәгәя бара. Авылыбызда яшәүче бердәнбер сугыш ветераны Әхәт Латыйпов тормыш иптәше белән бәхетле картлык кичерә.
Беркөнне сыйныф җитәкчебез һәм сыйныфташларыбыз белән Әхәт абыйның хәлен белеп кайтырга булдык. Аның туган көне икәнен белгәч, күчтәнәчләр, бүләкләр алдык. Ул безне бик сөенеп каршы алды. Аңа алдан өйрәнгән шигырьләребезне сөйләдек, җырларыбызны җырладык, төрле темаларга әңгәмә кордык. Әлбәттә инде, төп темабыз сугышка барып тоташты. Әхәт абый – сугышның иң куркыныч һәм иң авыр урынында – Курск дугасында катнашкан совет солдаты. Ул безгә сугыш елларында булган төрле вакыйгаларны, сугыш кырларында ясалган батырлыклары һәм фашистларның чиксез явызлыклары турында бик әрнеп сөйләде. Әхәт абый Курск дугасында фашист белән көрәшкәндә каты яралана һәм госпитальгә эләгә. Кабат сугыш кырларына керә алмый инде ул. Туган якларына әйләнеп кайта. Кайда гына эшләсә дә, үзен һәрвакыт чын кеше итеп күрсәтә.
Әхәт абыйның күкрәген бик күп орденнар һәм медальләр бизи. Ул аларның һәрберсе турында бик тәфсилләп сөйләде. «Алар миңа бик якын һәм бик кадерле», – дип искә ала сугыш ветераны. Шушындый якташыбыз белән чиксез горурланабыз. Аның кебек батыр йөрәкле булып үсәргә тырышабыз.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
июнь, 2026 ел
Консультация-4 июньдә 23 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 5 июне
2026 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез яшенле яңгыр, җилнең тизлеге 15-17 м/с, локаль боз.
Яшел Үзәнлеләрне тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык турында кисәтәләр
2026 елның 19 апреленә Горький инфраструктура дирекциясенең тимер юл кичүләрендә 9 юл-транспорт һәлакәте (алга таба – юл – транспорт һәлакәте) булган, алар нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күргән, шуларның икесе-һәлак булган. Шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел дәрәҗәсенә карата 4 тапкырдан артыкка (9/2) арткан.
Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районында "М-7 2.0" индустриаль паркының җитештерү мәйданчыгында булды һәм Татарстан бизнес-бергәлеге вәкилләре белән очрашты
Чара башланыр алдыннан Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы, Хөкүмәт әгъзалары белән берлектә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев озатуында «М-7 2.0»да эшчәнлек алып баручы берничә компаниядә булдылар.:
Андрей Егоров: "Прогресс бар!»
Бүген Яшел Үзәндә ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышы уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз