Майда Татарстан халкы 13 көн ял итәчәк

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

Май ае гадәттәгечә “эшләми торган” ай булачак. Яз һәм Хезмәт бәйрәме, Җиңү көне бәйрәме уңаеннан өстәмә өч ял көне көтә. Шулай итеп, 31 көнлек айның 13 көне ял булачак.

1 май - Яз һәм Хезмәт көне. 9 май - Бөек Җиңү көне. 9 май шимбә көнгә туры килгәнгә, ял көне дүшәмбегә - 11 майга күчерелә.

Ялларны рациональ куллану максатыннан, 4 гыйнвар якшәмбесенең ял көне 4 май дүшәмбесенә күчерелә.

Шулай итеп, майда 1, 2, 3 һәм 4 майда, шулай ук 9, 10 һәм 11 майда ял итәбез..
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International